Кунакта  һәм кунактан соң.

    Мишәр халкы, кая гына  яшәсә дә, үзләренең   мәетләрен һәрчак истә тоталар. Аларның вафат булган көннәрен искә алып, “молла кунагы мәҗлесе” үткәрү традициясын озактан бирле инде саклап  киләләр. Дөрестәндә, бу эшләр авылда гына түгел, шәһәрдә  яшәүчеләр тарафыннан да уздырыла. Авылда җәй  айларында һәр гаилә дә диярлек туганнарны, кардәшләрне, якыннарны, күрешләрне чакрып, күп гаиләләр  барлык фават булган мәетләр рухына  катемнар укыталар. Бер көндә күреш-күләгәйдә берничә кунак мәҗлесе була.Мәҗлесне башкарырга муллалар җитешми.

Дөрестәндә, бу традициядагы кебек булган  эшләр бик кирәклеләр.

Соңгы елларда ислам динебез көчәйде. Муллалар арасында яшьләр дә күп очрый. Бик шатландыра торган сыйфатлар. Мәскәүдә кунакта утырганда,тик моллаларның да төрлесе була. Күпләре Корьәнне  матур итеп  укыйлар.Бу тарафлый күрсәтмәләр(замечание) юк. Тик барыбыз өчен дә, тормышыбыз, яшәвебез, көнкүрешебез дөрес булсын диеп, кирәкле  сүзләр муллалар тарафыннан кунак мәҗлесендә бик аз сөйләнә. Шуннан чыгып языла: нинди итеп, бүгенгесе күрәсе килә муллаларны мәҗлестә.

 

--------------------------------------------

       Көннәрнең бер көнендә бер мишәр татар авылында,бер гаилә үзләренең вафат булган  әтиләрен  искә алып,  мулла кунагы мәҗлесе уздырырга җыеналар.

Хуҗаның хатыны Айсылу  берничә көн алдан, мулланың өенә барып, аны кунакка чакырырга теләмәкче була. Үкенечкә, мулла берничә көнгә киткән булган шәһәргә оныгының нихак мәҗлесен уздырырга. Айсылу бераз  аптыранган булып, өйгә кайтып килә дә, иренә:

-          Салимҗан! Ибраһим муллабыз шәһәргә киткән, димәк,мәҗлестә  була алмый.

-          Шулаймыни. Бик үкенеч, Ибраһим абзый бик яхшы башкара иде мәҗлесне. .....Барча булган мәетләребезнең исем-фамилияларын берничә тамырга кадәр белә иде....Хәзер, кемне чакрыйк мулла итеп кунакка?- бераз алдагы булган проблемаларны күз алдына китереп, Салимҗан тынычсызаланып куйды.-Алайса кирәк чакырырга күреш Нуриман абзыйны, бәлки ул башкарыр мәҗлесне.

-          Белмим,- диде Айсылу,- ул бит бик олы яшьтәге кеше дә  инде, кунакларга да йөреми....Алайса барам азанчы Исмаилга.Чу! Әлдә аның үзе белән киңәшергә кирәк, -диде Айсылу,- бәлкем башка кунагы бардыр шул көнне. Йә әлдә  риза булмас. Без генә кунак уздырмыйбыз бит җомга көнне.

 Тиздән Айсылу азанчы Исмаил абзыйдан әйләнеп кайтты да өенә, Салимжанга :

-          Дөрестәндә, Исмаил абзый да килә алмый, ул башка мәҗлескә барачак. Тик әйтте: “әнә, авылыбыздан берничә еллар элек Уфа якларына киткән Абдулла исемле,  дини укымышлы егет авылга кайткан икән......барып карагыз аңа диде, бәлкем ул башкарыр диде.

 Салимҗан уйлана-уйлана, Абдулла исемле, түбән очта гаиләсе булган авылдашын исенә төшерде.

-          Бар алайса йөгереп кайт,- диде Салимжан хатынына.

 Айсылу матур гына киенеп, китте  Абдулла яши торган авыл очына. Озак эзләргә туры килмәде, чөнки Абдуллаларның йорты бу очта агач бурасыннан эшләнгән, зур булмаган, бердән-бер өй генә калган иде инде. Тирә-яктагы өйләр барда кызыллы-аклы кирпечтән эшләнгән иделәр. Шәһәрдәге биналардан бердә ким түгел шикелле булып, күзгә күренеп торалар.

 Айсылу Абдулланың йортына килеп кергәч исәннәште дә, хәлләр белеште, Абдулланы  һәм аның әнисен  җомга көнгә кунакка чакыруын белгертте.  Абдулла да шат булган кебек булды, чөнки ул яшьли,  15 яшендә авылыннан чыгып киткән иде, 7 ел буе дини уку эшләрен алып барганлыктан,  туган авылына озак еллар  кайталмый торды.

-Айсылу! Түрдән узыгыз әле. Мин  зиратлардан кайтып кына кердем өйгә, әни белән  чәй эчәргә җыендык, утырыгыз Сездә,- диде.

- Юк, минем хәзерләнергә эшләрем күп. Кайтасы бар.Рәхмәт, -диде дә, ишеккә таба юнәлде. Абдулла аны озата чыкты.

 Чәй эчкәндә Абдулла әнисеннән:

-          Әни! Бу безгә килеп киткән хатын Салимҗан абыйның хатыны була бит инде. Мин аларны бераз беләм. Салимҗан абыйның әтисен Якуб абыйны да беләм.Бик яхшы кеше иде......Анын ел кичәсен уздыралар күрәсен....Ярый, барып кайтырбыз Алла кушса.

 Айсылу да кайтып ирен тынычландырган кебек булды. Тик Салимҗан бераз шикләнеп:

-Белмим, бу яшь мулла булдырып чыгаралырмы икән,-диде  уйланып. - Йә, ярар,карарбыз,-диеп шул ук вакыт  тынычландырды үз-үзен.

 ------------------------

   Кунак көне килеп җитте. Абдулла әнисе белән мәчеттән , җомга намазы укыганнан соң, килделәр Салимҗаннар йортына. Салимҗан аларны каршы алды. Абдулла әнисен Салимҗанның өенә озатып, абдырамый гына хуҗаның йорттагы булган порядокны күзәтеп чыкты. Күзе төште яңа ике этажлы зур таш бинасына, зур сарайларга, таш мунчасына, асфальт җәелгән абзарга, тимер кабакларга, җыештырылган бакчага. Барда матур сыйфатта иде.

- Да,- диде Абдулла Салимҗан ягына карап. Барда бик матур эшләнгән. Хезмәтне күп куйгансындыр,Салимҗан абый.

- Туктаганым да юк. Көне-төне шул хезмәттә. Яхшы итәсе килә. Балалар да үсеп җиттеләр. Аларга да әзер булсын иде барда..... Бакчабыз матур дисеңме? Анысын мәрхом итием  рәтләп калдырды. Әлдәдә ул утырткан чияләр, алмалар, карагатлар, крыжовниклар саклана.

Йә, ярый, эшләгәнне биләргә язсын, амин,- диде Абдулла.- Саулыккыз ничек, Салимҗан абый?

-          Саулыклар юк шул. Йөрәгем бераз килеп –килеп тынычсызландыра.

-          Да, саулык бит бүген бар, иртәгә-билгесез. Дөньяны бераз куа төшепсезме  әллә?

-          Ни әйтергә. Күрше эшләткәнне- эшләтәсе килә, калышкым келәми..... Йә, ярый, узыгыз өйгә,-диде Салимҗан.

 Кунаклар, күбесе үз вакытында, кайбер Мәскәүдән килгән күреш егетләре, соңлап кына килделәр дә, утырыштылар.

Килгән кунакларны хөрмәтләп, аларның үзләре белән кунакка алып килгән аманатлары өчен Абдулла дога кылгач:

 - Салимҗан абый,  ничегерәк мәҗлесне уңайлы итеп уздырабыз? Элек мәетләребезгә Корьән укыйбызмы, әллә чәй эчерәсезме?

-Билгеле инде, чәй эчәбез.

- Салимҗан абый! Мәҗлесне башлар алныннан берәр соравым бар кунакларга һәм  Сезгә,-диде Абдулла.
-Да,да, тыйлым сине, Абдулла.

- Хатыныгыз Айсылу апа әйтүе буенча бүген әтиегезнең ел кичәсе була икән. Мин әтиегезне бераз беләм. Мин Уфага киткәндә, мине Сергач станциясенә кадәр машинасында озаткан иде..... Бераз яшьли үлгән шул бичара. Әнием әйтүе буенча, ул бер авылдашны күмгән көнне, чыназаны  күтәреп барганда, зиратларга керим дигәндә җан биргән. Мин зур укымышлы кеше булмасамда, шундый юлда булган үлемне бик сяваплы итеп саныйм.Ходай җәннәтен бирсен.Амин......Аның авылдашлар өчендә күп ярдәме булды бит.

 Салимҗанның кунаклар арасында Абдулланың бу әйтелгән сүзләреннән  соң йөрәгенә майлар ягылды. Ул горурланып китте.

- Салимҗан абый! Уйлавым буенча, әтиеңнең кабер өсте килешле итеп матур сыйфатта тора  торгандыр инде. Кабер ташында исем-фамилиясе тиешле ачык күрсәтелгәндер дип уйлыйм?Шулаймы?

 Бу сораудан соң, Салимҗан ни әйтергә дә белми торды, маңгайларыннан берәр рәт тир чыкты. Әйтерсен барлык кунаклар да тик аңа гына карап торалар иде ул ни әйтер диеп.

-Шулай, төзәтелгән, -диде Салимҗан, кабер чисталыгының дөреслеген белмичә.

 Арадан, Мәскәүдән килгән  Рафаэль исемле бер яшь  кунак бу сорауларны ишетеп, түзмичә:

-          Причём  бүгенге  мәҗлестә мәетнең кабер өсте вопрослары,-диеп куйды, Абдулла ягына шул сүзләрне ташлап.

 Бу сүзгә Абдулла ни әйтер диеп, кунаклар арасында  берничә секунд тынлык булып торды.

Шул ук вакыт Айсылу самоварларны өйгә кертте, өстәл өстендә аларга урын хәзерләргә кирәк иде, бер-ике минут кунаклар шул эш белән мошакатьләнделәр. Шул вакытта, сорау биргән кунакның янында утырган дусты тын гына пышылдап,  аңа ишетелерди генә :

- Абдулла дөрес әйтә. Кирәк кабер йортларын яхшы сыйфатта тотарга. Син беләсенме.....ул авылга кайтканлы бирле  көн саен зиратларга йөри. Төнә дә анда иде. Бераз үзе белән сөйләшеп тордым. Бик дини белемле, ягымлы кеше. Дөнья хәлләрен сөйләп узды. 

- Ну нигә бүген ул темаларга сөйләп торырга инде,- диде тагын тын гына кабатлап Рафаэль янындагы дустына.

- Ә кая ул тагын сөйләсен. Специально собраниямы җыйсын.

- Әнә.... сөйләсен мәчеттә.

- Мәчетләргә соң  хәзер бикме кеше күп йөри! Җомга көнне дә шул зур авылдан җыелалар нибары бер дистә кеше.

- Тогда нигә мондый зур расходларга төшеп, хәзергә вакытта авылларда шундый зур мәчетләр эшләтәләр. Ник ярамый, җыйнаклы гына булган мәчет, ә акчаны туздырырга берәр файдалы эшкә.

-Ярар, чыккач сөйләшербез,-диде авылда яшәүче Ильяс.

 Шул сүздә ике янәшә утырган яшь кунак тукталып калдылар, ә кунакларның башкасы  Абдуллага эндәшеп:

-          Сөйләгез, сөйлә, Абдулла. Сез укып кайткан шәкерт, аз гына белмисездер дөнья хәлләрен.

-          - Рөхсәт итсәгез- сөйлим, пожалуйста. Тик самовар өстәл өстенә куелды инде, керешик чәйләргә,- диде Абдулла.

 Чәй ясарга тотына башлагач, арадан бер хатын :

-Абдулла, яхшым. Зиратлар турында дөрес сүзләр әйтәсез. Безнең ирләр юкны-барны йөреп торалар, шулай ук шәһәрдән килгән яшьләр дә, ярдәмсезләр күбесе. Бернигә бакмыйлар. Сезгә соравым бар,- диде хатын.

- Бирегез, бир, апа.

- Дин буенча хатын-кызларга зиратларга йөрергә ярамый диеп сөйлиләр.  Ни сөйлиләр анда дин әһелләре бу тарафлый.

- Исемегез Альфия апа була күрәм бит. Альфия апа! Дөрес, хатын кызларга зиратларга систематически йөрергә тыела дибез. Икенче яктан мин уйлыйм: әгәр берәүнең анда барып, әтисе-әнисе, яисә башка бер якын кешесенең каберен күрәсе, чистартасы теләге бар  икән, ник соң аңа андый рөхсәт бирмәскә. Аннары  әйтәм  шуны да. Әйтәләр: вакыт үткәч тә кабер туфрагын көрәк белән кузгарга ярамый диеп. Безнең як мишәрләрдә кабер өстенә агач утырту традициясы бар. Үземнең уйлавым буенча: агач утырту да ярый торгандыр. Кайчак әйтәләр: берничә вакыт үткәч тә, кабергә көрәк тидермәгез диеп. Ул сүзләрне мин аңлыйм шулай: каберне беркайчанда туздырырга ярамый дигәнне. Мәетне кабат казып алып ниндидер эксперементлар уздырырга ярамый. Электә бит, безнең борынгы бабаларыбыз зиратларын дошманнардан бик саклый булганнар. Зиратлар яшерен урында булган. Зиратларны туздыру, таркату-  зур гонаһларның  берсе була инде. Шуның өстенә бабаларыбыз шул яшерен зиратларга барып, алар белән  “киңәшә” булганнар. Шулай итеп, мөмкин хатын-кызга да елга бер-ике тапкыры, аннары  кабер өстенә агачын да утыртырга ярый диеп әйтергә мөмкин. Тик кабер өстенә чамасыз  зур булган кабер ташы куярга ярамый торгандыр. Кирәк якын кешеңә дөньялыкта булган вакытта булырга игътибарлы, рәхмәтле, ярдәмле. Кеше үлгәч инде мавзолейга куйсаң да –аннан берни юк..... Да, хөрмәтле кунаклар!..Без күбрәк сөйлибез инде ахырысы. Тагын зиратлар турында әйтәсе  сүзләр бар сезгә авылдашларымы.

 Бар кунаклар да бу сүзләрдән соң тынычлана төштеләр.

 -Да..да тыңлыйбыз Абдулла, сөйләгез. Сез чыннан да кирәкле сүзләр сөйлисез. Төрле авылларда  кунакта мин утырдым, һаман да бер үк нәрсәләр сөйлиләр. Ник алар менә шундый тормыш проблемаларын бераз күтәрмиләр?

- Йә, Шариф абый, Сез алай әйтеп гонаһ алмагыз. Муллалар нәрсә укырга һәм нәрсә сөйләргә кирәкне үзләре беләләр.Мин тагын нинди фикер әйтер идем.... Безнең як мишәр татары авыллары 1550-1600 елларда барлыкка килгән күрсәтмәләр бар.Шулай ук күбесе авылларда бар иске һәм яңа дигән зиратлар. Бездә дә шулай. Безнең иске зиратларыбыз   “мазарлар өсте” диеп йөретелә. Мин Уфа якларында дини китаплардан башка, тарих китаплары да актардым. Бик беләсе иде: “кайдан килеп урнашкан безнең бабайлар бу җирләргә”, “Кем ул Бикбулат Шоба булган?”, “Нәрсә ул аңлаштыра “мазарлар өсте” дигән урын”. Шул фикерләрне уйлап, күп вакытлар уздырдым. Мин җиде ел авылда булмасам да, интернет дигән нәрсә аша авылдагы яңалыкларны белә тордым.Кайсы авылдашлар белә торгандыр инде, Максут абый исеменнән авылыбызның тарихы языла килә. Анда языла шулай ук кыска гына булсада-яңалыклар. Рехмәт үзенә. Төп әйтәчәк сүзем шул: безнең “мазарлар өсте” дигән урындагы каберләр гади каберләр генә түгелдер. ”Мазар”дигән сүз-араб телендәге сүз.Ул аңыштыра ниндидер бер изге мәет каберен, мавзолей сыман бер нәрсәне. Бәлкем анда бер генә изге мәет ятмый, чөнки “мазарлар” дибез.........Дөрес, икенче версиясы да бар: күп китаплар актарганнан соң, “мазар” сүзе мишәр кешесе дигәнне дә аңлаштыра. Кайсы тарихчылар мазар дигән халыкны хазарлар диеп тә йөртәләр..... Ярый, ничек кенә булса да, төп фикерем нәрсә: кирәк кайгыртырга яңа каберләрнең чисталыгын да, шулай ук иске каберлекләрне дә, мазарлар өстен. Мин бүген ул якларны әйләнеп кайттым. Бигрәк матур итеп тирә-ягын тимер рәшәткәсе белән әйләндереп алганнар. Мин бит озак вакыт булмадым авылда. Фаил Харис улы зур ярдәм күрсәткән диеп сөйли авылдашлар. Рәхмәт үзенә. Авылдашлар өчен башка файдалы эшләрен дә ишеттем. Тик ярый, хәзерге авыр, чыбалышлы вакытта югары чиновниклар үзенә йогынты ясап, шул туры юлыннан  аны  чыгармасалар. Хәленнән килгәнче һәр авылдаш югарыдагы фикерләр белән яшәргә тиеш. Башкалыйча- киләчәкне бик авыр күз алдына китерергә.

 Абдулла шул сүзләрдән соң тынга калды.

 - Да, җитешмәгән якларыбыз күп Абдулла,-диде икенче олы яшьтәге  кунак.- Тик күпме кунакларда утырдым, шулай ук күреше татар авылларында да кунакта булдым,  “мәетнең кабер өсте матур сыйфаттамы” дигән  сорау белән мәҗлес башланганны очратканым юк иде, -диде.

 -Минем тарафлый әйтелгән сүзләргә ренҗемәгез,- диде Абдулла. Шулай ук Салимҗан абыйга да карап әйтәм. Минем соравыма Сездә ачуланмагыз. Тагын кайтыйк шунарга: әгәр шулай зурлап, расходланып уздырасыз икән мәетнең исеменә мәҗлес, тик аның мәңгелек кабер йорты пычрак икән, җыештырылмаган бүгенгесе- ул бик гонаһлы булудыр...... Ярый, бу эшләр төзәтүле, иртәгәсе, яисә башка бер көнне барып әтиегезнең каберен һәм аның тирәсен матур сыйфатка китерегез иде,- диде Абдулла хуҗага карап, һәм барысы кунакларга да шул сүзләрне  басым ясап җиткерде.

Кунаклар сөйли-сөйли чәй эчә тордылар. Аптырау, ашыгу булмады. Арадан тагын бер кунак кызыксынып:

-Абдулла! Тагын безнең өчен нинди берәр файдалы сүз әйтер идегез, -диде.

- Мин авылдаш Максут белән бер фикердә. Ул сайтында язылган үтенечләр- барыбыз өчен дә файдалылар. Әйтик чисталык турында, тарихыбыз турында, Түбән Новгород архивыннан документлар алып әби-бабаларыбызның исем-фамилияләрен ачыклау һәм башка шундый эшләр.

- Да, авыл чисталыгы конечно яхшылардан түгел,- диде бер кунак.

-Кем соң аеп? Үзебез бит шулай чумырабыз пычраклыкка.Кая телибез-шунда ташлыйбыз чүпне,- диде икенчесе.

 Шулай чәй эчкәндә, салма ашаганда да сөйләшә-сөйләшә вакыт үтеп бара торды. Арадан тагын бер кунак кызыксынып:

-          Абдулла! Без әйтәбез:  “Бөтен Җир һәм Күк йөзен яраткан Бер Алла диеп. Ә ул соң Узе каян барлыкка килгән.”

-          Да, шулай. Ул кешегә Акыл һәм Зин дә биргән. Тора бара, адәмнең акылы бик зур дәрәҗәгә күтәрелер, күп нәрсәләр ачыр. Вакыт үтеп, кешенең бөтен эчке төзелешен дә ачыклар, кайсы органнарын да вакытлыча алыштырырга мөмкинлек булыр,ләкин кешегә беркем дә яңадан гомер бирә алмас. Ерак йолдызларга да  очарлар.Тик адәмнәрнең акылы “Каян килеп чыккан Ходаебыз” дигән сорауга, нинди генә көчле акылы үссә дә, алар беркайчанда  җәвап бирә алмаслар. Шуннан чыгып, Аллага тик шиксез ошанырга һәм буйсынырга гына кирәк..... Кешенең гомерен һәм үлемен дә туктатып булмый....... Соңгы елларда мине  тагын да бер мәсьәлә тынычсызландыра. Мин күп тапкыры күрдем, кеше фават булганнан соң, аны моргта патологоанотомнар яралар. Бездән дә сорап тормыйлар.“Яралар” дигән сүз бик җиңел әйтелгән. Минем шундый эшләргә бик нык борчылуым бар.Дәресен әйткәндә, мин аларга каршы чыгар идем. Хәзер шул вопросларны уйлаштыра торам. Чөнки, мин ни сәбәпле генә үлсәм дә, димәк Ходайдан әмер килгән диеп саныйм. Минем тәнемне кисеп, тапап бетермәсеннәр иде. Корьәндә шундый күрсәтмәләр азмаган икән, димәк, ул эшләр фарыс түгел. Фават булган адәмнең кайсы якын кешесенә җиңел булган бар, гәүдәне ярып-кисеп патологоанатом  “заключения” биргәннән соң. Хәзер шул вопрос өстендә уйланам. Тик моны юристлар ярдәме белән генә чишеп була. Шулай ук дин әһелләре актив катнашырга тиешләр. Туры килә судлашырга да. Тик бу мәсьәлә турында  югары имамлар тарафыннан берни әйтелгән юк.... Сез дә бу турыда уйлаганыгыз юк дисәм, дөрес булыр. Чөнки адәм беркайчанда үләргә тормый. Ул һәрвакыт тырыша үзечә күп нәрсәләрне  эшләп өлгерергә, ә шундый вопрослар чишелми тора. Ә кирәк иде барыбызгада бу вопрос турында кайгыртырга.

 Кунаклар арасыннан тагын бер карт Абдуллага эндәшеп:

-          Беләсезме Абдулла, авылда хәзер картлар гына кала бара инде, без ничек бу мәсьәләләрне чишеп бетерик.

 - Да,шулай Зарип абзый- диде Абдулла, -сез барлык булган проблемаларны төзәтеп бетерә алмыйсыз. Үзебез өчен файдалы эшләрне бергәләшеп, кайгырта аласыз бит. Тагын кайтып әйтим чисталык буенча. Бу мәсьләдә хәзерге вакытта предколхозлар, яисә предсельсоветлар гына түгел, ә муллалар да актив катнашырга тиешләр. Әйтергә сүзләр күп, тик бер очрашуда барсында сөйләп бетереп булмый,- диде дә,  кунакларның ашау- эчүен туктаганын күреп,  аларны тынычландырды да, чакырып алды йорт хуҗасын хатыны белән һәм әйтте:

- Салимҗан абзый, Айсылу!Кунаклар! Керешәбез Корьән сүрәләре укырга, күңелләрне пакландырыйк, -диде,- сотовый телефоннарыгызны да инде зинһар сүндерегез. Бик алар комачаулыйлар укыганда.

Матур итеп катемнар укыганнан соң, списокта күрсәтелгән мәетләр рухына багышланганнан соң, хуҗа һәм аның туганнары исеменнән хаерлар өләшелде. Сүз күтәреп әйткәндә: байлар да бирде ярлыларга, ярлылар да- байларга. Ничек булса да- кабул булсын инде.

Хаерлар өләшеп беткәч, тагын да куллар күтәреп дога кылгач,өй эчендә, барча кунакларның, бигрәктә йорт хуҗасы Салимҗан һәм аның хатыны Айсылуның йөзләрендә нурлар уйнаган кебек булды.

Кунаклар -Салимҗанга, ә йорт хуҗалары-кунакларга рәхмәтләр әйтеп, “мәҗлес кабул булсын диеп, барча мәетләр җәннәттә булсын диеп” кабат-кабат теләкләр әйттеләр.

Мәҗлес тәмамлансада, кунаклар  аның узышы турында үз фикерләрен урамга кадәр сөйли-сөйли чыктылар. Салимҗан кунакларны һәм  Абдулланы, аның әнисен  озата чыкты.

Абдулла:

-          Салимҗан абый! Тагын бер тапкыры рәхмәт Сезгә. Мәҗлесегез кабул булсын. Якуб абыйның, шулай ук башка мәетләрегезнең рухлары шат булып, җәннәттә урыннары булсын, -диде.- Шуны да әйтим, Салимҗан абый! Саклагыз саулыккызны. Озак түгел генә зарландыгыз йөрәгем бераз борчый диеп. Балаларыгыз да зур булганнар инде.

-          Да, Абдулла. Малаема 28 яшь, кызыма- 25. Тынычсызлыгым бар- ничектә тормышланмыйлар. Малаем әйтә “яхшы кыз юк диеп”, кызым әйтә- “яхшы малай юк диеп”. Инде ни эшләп кенә бетерим. Бездән генә бәйле түгел күрәсен. Язмышлары  шундый .... Мәҗлес турында әйткәндә, бик яхшы башкардыгыз, рәхмәт. Сезнең барыбыз өчендә файдалы сүзләрегез, минем йөрәкләргә үтеп керде. Дөрестәндә, без күп нәрсәләр белмибез, белсәктә-үтәмибез.

Шулай алар аерылыштылар.

Мәҗлестән чыгучы башка кунаклар да үзара сөйләшә иделәр. Шуларның арасыннан  олы яшьтәге бер карчык бик мактады яшь мулланы. Тик янындагы  икенче яшь хатыннан  сорарга мәҗбүр булды мәҗлестә әйтелгән мулланың берәр сүзен. Шуннан чыгып, ул аңа эндәште:

-Магинур! Күбесен мин аңладым. Тик бер урында мулла “интернат”, яисә тагын шуңа охшаган берәр сүз әйтеп салды. Ул нәрсә була инде.

- Интернат түгел, ә- интернет. Ул шундый телевизорга охшаган нәрсә. Яшьләр шунда кереп бер-берсе белән элемтә тоталар. Анда күп нәрсәләр укырга, язарга,белергә була.

-Шулаймыни. Мин үткән елны бардым Мәскәүгә малаема кышларга. Киленем көне-төне шунарга табынган. Мин элек  аңышмый калдым: нигә йортта ике телевизор икән диеп. Уйладым: киленем минем белән сөйләшеп тормастан үзенә аерым(отделный) телевизор  алып куйган диеп. Уйлый идем: нигә ул бер метр якынлыктан шул телевизорны  карап, күзләрен бетерә  диеп. Шул гына да түгел, төймәләрен  баса да, торып-торып үз үзенә көлеп җибәрә. Мин белдем –миннән көлә диеп. Ул телевизор күрәсен шул интернет була инде...... Ул гына да түгел, кешегә сөйләмә инде, үзең генә бел, шул телевизоры яныннан ул киткәч, гонаһ булса да -озаеп карадым. Зрением неважно булсада, күрдем авылдаш кызларның фотографияларын. Карап гайранга калдым.

- Ник гайран калдың,-диеп, кызыксынып сорады Магинур.

- Анда бит бар киемсез сугылганнары да. Оятсызлар. Алар күрәсен уйлый, әһә мин үземнең чишенелгән  матур гәүдәмне күрсәтсәм, малайлар минем өемнә килеп, иномаркага утыртып алып китәрләр диеп.... Куйганнар икән инде фотографияларын, ник алар матур килеш сугылганнарын куймыйлар. Мәсәлән, чәчәк тотып, яисә кухняда берәр аш пешергән килеш. Ул йөрәккә ятар иде. Ә болай, алар товар шикелле күренәләр. Мин аларны курлап сөйләсәмдә,  мөмкинлегем  булса ничектә ярдәм итәр идем матур тормышлы булырга. Тик аларның күбесе  безне түгел, ата-аналарын да тыңламыйлар. Кайсы ата-аналар үзләре дә бераз бакмыйлар шул оланнарын.

- Ярый, Нурбикә апа, лишний сөйләмә. Балаларны тәрбияләү безнең белән генә бәйләнмәгән. Хөкемәтнең дә зур бурыч бар. Шундый зур, бай  хөкемәтебездән яшьләргә игътибар юк... Яхшы, сау булыгыз!

Аерылыштылар.

Урамда,Салимҗанның капка төбендә берничә егет  таралышырга аптырамый торды. Мәскәүче Рафаэль һәм авылда яшәүче, укытучы Ильяс та шул арада иде.

-          Да, бик яхшы мәҗлес үтте, -диде Ильяс.- Абдулла да бик матур алып барды.

-          Корьән укуы яхшы. Но бераз үзен күп белүче кебек  күрсәтә,- диде Рафаэль.

-           Чу сабыр ит , Рафаиль. Ник шулай әйтеп, өстеңә гонаһ аласын. Нишләсен соң ул тагын. .. Мин кунакка аз гына иртә килдем, ә син как всегда -соңлап. Абдулланың килүе булды бу йортка, ул барсы белән дә чын күңелдән кочакланышып күрешеп чыкты. Салимҗан абыйның барлык булган өй һәм абзар эчендәге төзелешләренә зур бәя бирде, бигрәк алма бакчасына. Өйдә дә үзен дөрес алып барды. Син кермәгән идең әлдә, ул Салимҗанга, аның әтисе батыр, тырыш кеше икәнлеген тагын үз исеменнән әйтеп бирде. Бер гади сүз генә бит ул , ә Салимҗанның осанкасы тураеп китте шул сүзләрдән соң. Сүз бит ул авыздан чыккан аваз  гына түгел, ә шифалы дару шикелле булырга мөмкин….. Да, хаерын да өләште. Бик яхшы багышлады да. ...Мин бер авылдаштан ишеттем, ул  һәр җомга кичне корьән сүрәләре укыганнан соң, 1602 нче елда авылыбызга нигез салган 30 бабабызның, мулла-азанчыларыбызның исем-фамилияларын тулысынча әйтеп, алар рухына катемнар укый икән. Шулай, бабайларның тулысынча исем-фамилияларны әйтеп, укучы адәмнәр  безнең авылда гына түгел, бәлкем районда юктыр. Ул ярдәмле булырга чакыра. Уфадан укып кайткач ук, җиде мең сум акча авыл ярдәменә биргән….. Менә синең муеныңда бармак калынлык алтын чылбыр, әлдә моселман тамгасы  -айны да тагыпсын аңа. Мүскәүдә ике-өч квартираң, магазиннарың бар. Синең братларың һәм сестраларың  да ярлылар түгел. Бикме мәчеткә яисә авыл ярдәменә акча биреп торасыз.Авылга да килеп әти-әниләрегезнең кабер өсләрен менеп карарга вакытыгыз юк. Сез киләсез дә -китәсез. Туган авылыгызда нәрсәләр бар, нәрсәләр юк, сезгә кирәк түгел.  Ә бит авылыбыздан шәһәргә киткән кешеләрнең санын санасаң- бик күп кеше җыела. Алар барысы да авыр тормышта тормыйлар бит, Аллага шөкер . Никтер аларның шыпыртлары да юк. Аларга чисталык та кирәкми, каберләр өсте дә. Менә мин озак түгел Мәскәүдә бер туйда булдым. Анда ике йөз кунак бар иде.Шуларның 150 се безнең авылдашлар булгандыр. Шул кадәр авылдаш берләшсә- күп эшләр башкарылыр иде. Әйтерсең алар глухойлар, слепойлар.

-          Ярый, Ильяс, нәрсә миңа шул кадәр сөйлисең?Мин соң нишлим, мин генә түгел шундый,- диде түзмичә Рафаэль.

-Шулай булгач, син нигә әйтәсен Абдулла турында шундый сүзләр.... Син уйла, тиздән колхозлар һәм сельсоветлар бетәр. Кем алып барыр авылдагы проблемаларны?  Нәтиҗәдә, авылда булган проблемаларны берәр батыр мулла гына алып барса инде.Тик аларның авторитетлары гына күп эшләрне алга җибәрүләре мөмкин. .....Аннан соң, тагын шул Абдулланың хезмәтләреннән чыгып әйтсәң...... бар кешеләр үзләре өчен генә торучылар, бар башкалар турында да кайгыртучылар. Абдулла кебек кешеләр барыбызның файдасы  өчендә  дөньяга яратылган……Бәлкем сиңа бу аңлатма башыңа сыймый торгандыр. Шулай булгач, һәр сүзеңне уйлап сүлә.

- Да, Ильяс, син авылда яшисен, проблемаларны үз күзең белән күрәсен. Шунардан синең йөрәгең сызлый авылдашларның проблемаларын күреп.Сине аңышам.

- Авылдагы пычраклыкны, караңгылыкны, сусыз җәйне үткәрү,каберләр өстен,  Максутның сайтыннан гына укып  белергә кирәкми. Син урта яшьтәге кеше, син үз күзең белән күрергә тиеш. Әгәр күрмисең икән,яисә күрергә теләмисең, беләсенме син кем буласын?- дигәч, Ильяс  сөйләвеннән  туктады.

- Сөйлә-сөйлә, Ильяс, син белемле сөйлисең, -диде Рафаэль.

-Сөйләсәң-сүз күп… Син беләсеңме, Абдулла синең кебек кеше. Җиде ел авылда булмаса да, тик ул авыл проблемаларын  киң күрә. Син ишеттеңме- юкмы, безнең авылдашыбыз Ибрагимов Рифат абый “Нижегородские татары”китабының икенче өлешен бастырып чыгарма кели. Аңа да рәхмәт шул эшләре әчен.Ул да җиңел эш түгел. Тик аның турында сүзем түгел, ә шул ук Абдулла турында. Ул Рифат абыйның китабына җибәрә икән авылыбызда  матур эшләр башкарган атаклы кешеләрнең исем –фамилияларын күрсәтеп. Үз акчасына әшләтә фотоательеда фотографиялар, яза характеристикалар. Шул гына  аз булса, безнең авылдашларны  гына түгел, ә ят авылның да кандидатларын эзли. Аннары почта аша конверт белән җибәрә авторга. Беләм, аның шул гына расходлары түгел, тагын башкалары да бар. Шуннан соң, син үзеңне Абдулла кебек кешеләр белән чагыштырып кара, Рафаэль.

- Ильяс! Син авылда торучы, шуның өстенә укытучы да, дөньяны син дә бераз киң күрәсең. Безнең шулай сыйләшүебез минем өчен бик файдалы булды. Без шәһәрчеләр, авыл проблемаларына  тупарып бетепбез. Дөрестән дә, шул 5-10 ел эчендә зиратларда хезмәт күрсәтмәсәк,  аннан шул яшьләрне чыбыркы белән дә анда илтә алмыйсын. Сибелешеп бетәрләр. Син беләсен-мин вакытлыча килдем. Иртәгә иртүк мин китәм шәһәргә. Минем теләгем бар берникадәр акча бирергә мәчеткә ярдәм итеп. Кемгә тапшырыйм икән.

- Рафаиль! Мәчеткә бирүеңә мин шат. Тик син уйла. Хәзерге вакытта мәчетебезнең акчасы бар. Дөресен әйткәндә, беребез дә белми күпме анда акча бар. Ярый, әлдә анда ошанычлы, дөреслекле азанчыбыз Исмаил алып бара финансы эшләрен.Узган араларны авылдашыбыз Максут, муллабыз Ибрагим абзыйдан берникадәр акча сораган архивтан документлар  алыр өчен.  Бабаларыбызның тарихы турында язмалар бар икән архивта. Тик муллабыз: «мәчет акчасын таркатып бетерергә ярамый дигән була». Бәлкем, муллабыз да дөрес әйткән. Авылдашлар өчен башка берәр файдалы эш өчен дә сораган-шундый  ук җәвап алган. Аннан күрәсен инде, архивтан документларны  үз акчасына алырга мәҗбүр булган. Абдулланың  миңа әйткәне бар: “мәчеткә акча белән ярдәм итү, яисә авылдашлар файдасына туздырылган акча-икесе дә бер дәрәҗәдә, зур сяваптан” дигәне. Шуннан чыгып, үзең уйла: күпме кая тапшырасың.

- Ярый, мин сиңа тапшырам, син җиткер кирәкле урнына. Менә братым өчендә бирәм.

- Яхшы, Рафаэль,иртәгәсе көнне тапшырырмын Алла кушса. Сез үзегез иртәгәсе  сау-исән барып шәһәргә җитегез. Юлда сак булыгыз.

Саубуллаштылар.

  Кунактан соң, хуҗаларга бераз мошакать була инде. Салимҗан бар гаиләсе белән барлык савыт сабаларны ялтыратып тезеп куйды. Эшләр беткәч Айсылуның янына барып:

-Айсылу! Кабыз, пожалуйста, иртәгә иртә белән мунчаны. Кереп барыбыз да пакланып чыгыйк. Иртәгә Ирек белән зиратларга менеп әти-әниләрнең кабер йортларын карап чыгасы килә, ни белгәннәрне укырбыз, кабер тирә-якларын чистартырбыз,-диде. -Ирек тә белеп калсын, кая кемнең кабере. Чыннан да, Абдулланың әйтүе буенча, бүген без бар- иртәгә юк. Йөрәгем дә вакыты вакыты белән чәнчеп китә. Тынычсызланам. Ходаем аз гына тагын гомерен бирсә иде, калган гомеремдә үз гаиләм өчен генә түгел, бәлки әтием  Якуб кебек,  авылдашларыма да һәрвакыт  җылы кулымны сузар идем,- диде Салимҗан.

 

М.Максут. Минем фикерләрем мулла Абдулла һәм Ильясның фикерләре белән бер тигез.

Бу язмадагы сүзләр бар муллаларга да кагыла. Бүгенгесе, безнең көнкүрешебез һәм киләчәгебез бик бәйле алар белән. Авылларда булган проблемаларны чишкәндә, яшь буынны дөрес тәрбияләүдә дә  аларның йогынтылары бик зур булырга тиеш.Басым ясап әйтәм, бу язмада мин кемне дә рәнҗетеп, язарга теләгем юк. Мулла картмы, яисә-яшьме, минем өчен- зур аерма юк. Тик булсыннар иде Абдуллага охшаган муллалар.

Бу язмалардан муллалар турында гына түгел, ә башка файдалы нәрсәләр дә табарга була. Игътибар белән укысагыз- үзегезне көзгедә күргән кебек булырсыз.

Тагын бер үтенеч барыгыздан да- статьяны укып кына калмагыз иде.

Мин авылыбыз мулласы Мустафин Гаярь абзый турында фикерләремне язган идем инде Gm1934.narod.ru  . Минем фикерләрем аның турында үзгәрмәде бүгендә.

 

 Икенче бүлеге, дәвамы. 

     Иртә белән, Салимҗан һәм Ирек паклангач, каберлекләргә юнәлделәр. Ирекнең  кулында  кораллардан көрәк һәм балта бар иде.

Салимҗан юлда уйлана менде: нинди сыйфатта аның әти-әнисенең кабер өсләре икәнлеге турында. Анары Иреккә карап:

- Син, улым, кайчан соңгы тапкыры булганың бар зиратларда?-дип сорады.

- Бер-ике ел моннан элек, күрше Вагыйз абыйны күмгәндә.

-Безнекеләрнең каберләрен озаеп карамадыңмыни? Дөрестән дә бит, Абдулла каршында гына түгел, ә мәрхомнарыбыз алнында бурычыбызны үтәмибез,- диде Салимҗан улына карап. -Шуның өстенә, әби-бабаңның да каберләрен белмисен бит син.

- Юк шул, әти! Бераз сез, олылар, ул мәсьәләләрне караштырырга тиеш идегез бит. Шулай ук сез беләсез: кем кая күмелгән.

- Да, минем үземнең дә инде башларым беткән йорттагы эшләр белән.  Ә менә бу мәсьәләләр һаманда онытыла тора.

    Барып җиткәч, каберләр тирәсен  чистарткач, Салимҗан улына барлык якыннарының каберләрен күрсәтеп чыкты. Корьәнне күп белүче  булмасада, берничә догасын  мәрхомнары рухына багышлады. Нәк шул эшләр тәмамлангач, икесе дә, Абдулланың аларга таба килүен күреп алдылар.

 Абдулла якынайгач:

- Исеннермесез Салимҗан абый, Ирек! Сез дә зиратларда бүген?

- Исенме, Абдулла. Да, бераз чистарттык кабер өсләрен, шулай ук күрсәттем улымы якын булган мәетләребезнең каберләрен.

- Бик кирәкле эшләр алар, Салимҗан абый.

  Шулай итеп, алар зиратлардан бергәләшеп кайтырга булдылар. Чыктылар каберлекләр эченнән. Капка төбеннән берничә адым атлагач, Салимҗан Абдуллага:

- Абдулла туган! Сезнең дини кеше икәнлегез ерактан сизелә. Шулай булгач, ник сез Уфа якларында шулай бер мәчеттә хезмәттә  калмадыгыз?

- Соравыгыз бик кызыклы,-диде Абдулла. -Миңа шундый хезмәт тәкьдим ителде. Тик Сез үзегез уйлагыз, Салимҗан абый, минем бит әнкәем бер ялгыз гына авылда яши. Саулыгы да бер кат кына инде. Ничек мин аны ташлап китим. Юкка әйтмиләр: ана хакы-Алла хакы , ата хакы-пәйгамбәр хакы дип. Әгәр ананың ничек баласын сөйгәнен җентекләп уйласаң, әгәр бала да ананы шулкадәр  яратса,-алар беркайчанда бер-берсеннән аерылышырга тиешләр түгел дигән булалар. Шулкадәр аларда бер-берсенә тарту көче булыр иде.

 Бу сүзләрне Абдулла басым ясап әйтте, Иреккә дә җитәслек аңлашырдый булсын өчен, Ирекнең фикерендә бу сүзләр нык урын алсын дигән булып.  Салимҗан да уйланды, нинди яхшы, кирәкле сүзләр әйтелә баласы Ирек каршында.

 -Да, Абдулла, Сез дөрес сүзләр әйтәсез. Тик бүгенгесе: «ананың күңеле балада, ә баланыкы- далада” диеп әйтәләр.

- Ә Сезнең әниегез ни сәбәпле үлде?-дип сорады Абдулла.

- Аны җен зарарлады. Кул-аягы тотты. Сөйли,ашый алмады.

- Шул сүзләрне әйтәмәгез. Шулай сөйләү дөрес түгел.Дөрестәндә, безнең халык күнгән, ни була калса: шаукым суккан имеш, җен зарарлаган диеп әйтәләр дә салалар. Ә дөресе бит башта кан йөрешенең начарлану сәбәбендә кеше шундый хәлгә төшә, яисә кан тамыры шартлап, кровоизлияние була дибез. Шул гына...Кайсылары шул сырхауларын  яшермәкче булалар. Бер сырхауда кимчелек түгел,  берсе дә көтеп  алмаган, сытып та алынмаган.

-Да, Абдулла, шулай диеп мин дә уйлыйм.

- Мин үзем яшь булсамда, әлеге картларның өстенә карап, бик яхшы күз алдыма китерәм-  картлыктан да авыр хәл юк,- диде Абдулла. -Кеше карт көнендә бер ялгызы кала барлык сырхаулары, чирләре белән. Күбесе чакта, якын кешеләре аның янында булсалар да- ярдәм бирә алмыйлар, нинди генә бай булсалар.

 - Шундаларны мин  ишеттем, Абдулла,күрше авылда бер хатын үлеп, берничә көн

 

© ku23nf32

Сделать бесплатный сайт с uCoz